Чүпрәсез ипи һәм закваска рецепты
Төрле рецептлары белән инстаграмда танылган Исмегөл апа чүпрәсез ипи пешерү рецепты белән уртаклашты.
Моның өчен 1 кап майсыз кефир, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы чәй содасы, кирәгенчә он алырга кирәк.
«Кичтән җылымса кефирга 3 аш кашыгы арыш оны салып баш ясап куям. Иртән шуңа тоз, чәй содасы, шикәр комы, май, ак он салып басам. Табаны майлап, духовкага пешерергә куям. 1 сәгать 10 минут чамасы пешә», дип яза Исмегөл апа.
«Ипине бер пешереп ашагач, гел үзеңнекен ашыйсы килә икән, ди ул. Чүпрәле ипи дә пешердем, анысы башка төрле тәмле булып чыкты. Ансын да язып куярмын“, ди ул.
Инстачылар рецепт өчен рәхмәт әйтәләр. Төрле серләр белән уртаклашалар. rizvanova.roza исемле инстачы закваска белән әчеткән камырга ипи әзерләү хакында язып калдырган.
Заквасканы әзерләү өчен 5 көн кирәк.
1 нче көн — 50 мл суга җылымса гына 50 гр арыш оны (ржаная мука) салып болгатып куясың, төгәл 1 тәүлеккә.
2 нче көн — шуның өстенә тагын 50 мл су и 50 гр он салып бутыйсы.
3 нче көнгә закваска күбәя бит. Безгә аның яртысын ташларга кирәк, чөнки бик күп була. Калганы өстенә тагын 50 мл су һәм 50 гр он бутыйсы.
4 нче көн дә шулай ук.
5 нче көнгә икмәк куярга була. 500 мл җылы суга 1 аш кашыгы тулар тулмас тоз, ярты аш кашыгы песок, 2 аш кашыгы өеп-өеп шушы заквасканы, 2 аш кашыгы көнбагыш мае салып венчик белән бик яхшылап болгатасы. Шуңа әз-әзләп кенә бодай оны кушып бик артык каты итмичә, артык йомшак та булмасын камыр басасы.
Камырны төбе майланган ипи формаларына (2 форма) бүлеп салып куясы. 8–10 сәгать кабара шунда.
Мин кичтән ясап куям сәгать 10 тирәсендә, иртән һәм 50 гр он белән. Күбәеп китсә артыгын ташларга яки кем тели шуңа бирергә була. Закваска торган саен куәтләнә генә бара, ди яза Роза ханым.
Ипи пешер? рецепты татар
РЕЦЕПТЫ ТАТАР | РИЗЫКЛАР | Татарстан | Казань запись закреплена
Ипи
Минем ипи пешеру очен формаларым кечкенэ су салып карагач 2 л тирэсе, су керэ!
Эш барышы болайрак:
300 гр жылымса суга 11 гр чупрэ, 1 аш кашыгы песок, 1,5 ч калагы тоз, 2,5 аш к сыек май хэм цельнозерновой он салып ( камыр куе каймак кебек) жылырак урынга куеп куперттем! 3 тапкыр куперттем! (Кутэрелеп менгэч тортеп тошердем)Шуннан ак он( бодай) салып уртача итеп кенэ камыр бастым 10-15 минут тирэсе, эзер камырдан бераз баш алып калдым, хэм калганын икегэ булеп майланган жылы (кайнар тугел) формаларга салып, камыр купереп менгэнче тоттым да жылына башлаган духовкада 1 сэг чамасы пешердем! Каты итеп ачмадым духовканы уртача кызулыкта гына!
Гульчачак Каримуллина
***********
Хлеб.
Формы для хлеба 2шт. (Они маленькие — около 2 литра).
Теплая вода З00 гр.
Дрожжи 11 гр.
Сах.песок 1 ст.л.
Соль 1.5 ч.л.
Растительное масло 2,5 ст.л.
Все соединить, добавить цельнозерновую муку до густоты сметаны и поставить в теплое место.
Как поднимется, осаживать ложкой и так 3 раза.
Добавить пшеничную муку и месить ок. 10-25 мин. средней плотности тесто.
Кусочек теста отложить на закваску.
Тесто распределить по замасленным теплым формочкам.
Когда тесто поднимется поставить в духовку, начавшую нагреваться.
Испечь на среднем огне ок.1 час.
Ипи пешер? рецепты татар
РЕЦЕПТЫ ТАТАР | РИЗЫКЛАР | Татарстан | Казань запись закреплена
Ипи
Минем ипи пешеру очен формаларым кечкенэ су салып карагач 2 л тирэсе, су керэ!
Эш барышы болайрак:
300 гр жылымса суга 11 гр чупрэ, 1 аш кашыгы песок, 1,5 ч калагы тоз, 2,5 аш к сыек май хэм цельнозерновой он салып ( камыр куе каймак кебек) жылырак урынга куеп куперттем! 3 тапкыр куперттем! (Кутэрелеп менгэч тортеп тошердем)Шуннан ак он( бодай) салып уртача итеп кенэ камыр бастым 10-15 минут тирэсе, эзер камырдан бераз баш алып калдым, хэм калганын икегэ булеп майланган жылы (кайнар тугел) формаларга салып, камыр купереп менгэнче тоттым да жылына башлаган духовкада 1 сэг чамасы пешердем! Каты итеп ачмадым духовканы уртача кызулыкта гына!
Гульчачак Каримуллина
***********
Хлеб.
Формы для хлеба 2шт. (Они маленькие — около 2 литра).
Теплая вода З00 гр.
Дрожжи 11 гр.
Сах.песок 1 ст.л.
Соль 1.5 ч.л.
Растительное масло 2,5 ст.л.
Все соединить, добавить цельнозерновую муку до густоты сметаны и поставить в теплое место.
Как поднимется, осаживать ложкой и так 3 раза.
Добавить пшеничную муку и месить ок. 10-25 мин. средней плотности тесто.
Кусочек теста отложить на закваску.
Тесто распределить по замасленным теплым формочкам.
Когда тесто поднимется поставить в духовку, начавшую нагреваться.
Испечь на среднем огне ок.1 час.
«Хатын-кыз өйдә ипи пешерсә, башка бер эш эшләмәсә дә була»
Кайчандыр әбиләребез, әниләребез ипине өйдә пешерә иде. Тора-бара икмәк пешерү эше онытылды. Аны пешереп артык мәшәкатьләнеп тә торасы юк. Өй каршындагы кибеткә генә чыгып керәсең дә, инде өстәл түрендә җаның нинди тели, шундый ипи тора. Ләкин яңа танышым Зилә Җамалиева: «Кибет ипие күңел җылысын салып пешерелгән икмәккә тормый инде» – ди. Ул, гомумән, кибеттән ипи алмый. Гаиләсенә аны үзе пешереп ашата.
Җамалиевларның өйләренә килеп керүгә, борынны күңелгә шундый якын булган бераз гына әчкелтем-баллы икмәк исе назлый. Гадәттә, хуҗабикә икмәкне балалары белән пешерә икән. Алар – камыр изеп, кирәк әйберне болгатып торучы ярдәмчеләр. Бу юлы балалар бакчада булу сәбәпле, без ипине икәү генә пешердек.
– Ипи пешерә башлавым кызык килеп чыкты. Икенче балам белән декрет ялында утырган чагым. Бер иптәш кызым ипи пешерүе турында сөйләде. Мин кызыксынып киттем. Ул миңа беренче ипиемне салырга өйрәтте, ләкин ул башка рецепт буенча пешерә. Аның ипие бераз дымлырак килеп чыга. Ел ярым вакыт узгач, интернеттан арыш оныннан пешерелә торган рецептка тап булдым. Хәзер гел ипине аның буенча гына пешерәм, – ди Зилә.
Хуҗабикә һәрвакыт ике ипи пешерә. Берсе гаиләсенә булса, икенчесен очраган берәүгә бүләккә дип әзерли.
– Ипи пешерү җиңел эш түгел – камыр басар өчен куллар көчле булырга тиеш. Өйгә ипи исе таралгач, шундый рәхәт. Үзебез генә түгел, кунаклар да бик яратып ипи ашый бездә. Әле күчтәнәчкә дә сорап алалар. Бер танышым: «Хатын-кыз өйдә ипи пешерсә, башка бер эш эшләмәсә дә ярый», – дип әйтә. Ипи пешерү өйдә тудырган үзгә бер атмосфераны, җылылыкны, ипи исен, гомумән ипи пешерү процессын яратам мин, – ди хуҗабикә.
Зилә ипине бары тик үз хуҗалыгында үскән азык-төлектән генә сала.
– Әтием Ульяновскида он җитештерә. Онны аннан алам. Әти-әниләремнең күршеләре умарта тота. Ипигә шикәр урынына бал салам. Мин пешергән ипи тулысынча натураль ризыклардан гына тора, – дип елмая ул.
Әтисе күпләп он җитештергәч, онның кайсы яхшы, кайсы бик үк яхшы түгел икәнен дә яхшы аера ул. Камыр ризыклары өчен бары тик беренче сортлы арпа оны яки арыш оны гына куллана.
– Дәүләт стандартлары буенча онның яхшысы югары сорт дип санала. Ләкин мин беренче сортны кулланам, чөнки югары сортны бик нык эшкәртәләр, аның файдалы матдәләре калмый инде. Элек, гомумән, икенче сортлы он куллана идем. Аны кибетләрдән җиңел генә табып булмый. Шуңа күрә мин әтидән он кайтарта башладым. Хәзер Ульяннан икешәр тонна он китертәм. Үзем өчен генә түгел, таныш-белешләр барысын да «кырып» алып бетерәләр. Әти: «Казанда он беткән мәллә?» – дип көлә инде бездән. Яңа гына тегермәннән чыккан он яхшырак инде. Шуңа яратып алалар, – ди Зилә.
Күп итеп ипи пешерүенә карамастан, аны бер дә әрәм итми хуҗабикә. Үзе пешергән ипидән пюре-ашлар өчен сохарилар да киптерә, тостлар, бутербродлар да ясый.
– Үзем ипине күп итеп ашамаска тырышам. Хатын-кыз буй-сынын да тәртиптә тотарга тиеш бит. Шулай да яңа пешеп чыккан ипинең бер кырыен сындырып алудан тыелып булмый әлегә, – дип елмая хуҗабикә.
Ипи пешерү ысулы
I адым. Оеткы ясыйбыз
Ипине махсус оеткы белән пешерәм мин. Ә оеткыны әбиләребез рецепты буенча ясыйм. 40 грамм онга шуның кадәр үк су салам да болгатам. Аннан пленка белән каплыйм. Шул рәвешле анда чүпрә барлыкка килә. Ләкин бу инде кибет чүпрәсе түгел, ә үз кулларың белән ясалган чүпрә. Аларны күзәтүе дә кызык. Чүпрә тере, төрле реакциягә керә. Оеткы өч-биш көн дәвамында ясала. Тере чүпрәләр ике атна дәвамында яши. Аннан соң алардан йә ипи пешерергә, йә он һәм су белән «ашатырга» кирәк. Ашатмасаң, алар үләчәк. Мин оеткыны банкаларда саклыйм.
II адым. Cыек камыр – опара ясыйбыз
Бер ипи пешерү өчен 80 грамм оеткы кирәк булачак. Шуңа 1 стакан су (250 мл) салабыз һәм яхшылап болгатабыз.